Татар дин әһелләре һәм зыялылары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Башкорстанга сәфәр кыла

11 октябрь 2019 ел 10:26
Татар дин әһелләре һәм зыялылары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Башкорстанга сәфәр кыла

Бүген, сәфәр аеның 12-нче көнендә, Казаннан бер төркем татар дин әһелләре һәм зыялылары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Башкорстан Республикасына сәфәр кыла. Сәфәр Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан һәм дини, милли тормышыбызда, мәдәният һәм сәнгатебездә тирән эз калдырган бөек шәхесләребезнең юбилейлары уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды.

Сәфәр кысаларында бүген иртән Татарстан делегациясе вәкилләре Уфа шәһәренең мөселман зиратында күренекле татар дин эшлеклеләре, мөфтиләр Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең, Габдессәлам хәзрәт Габдеррәхимовның, Нурмөхәмәт Нигъмәтуллинның, шулай ук татар халкының башка бөек шәхесләренең каберләрен зыярәт кылды, алар рухына дога кылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: быел тормышлары һәм иҗатлары турыдан-туры Уфа шәһәре һәм Башкортстан белән бәйләнешле булган күп кенә шәхесләребезнең түгәрәк даталары искә алына: Ризаэддин Фәхретдин, Дәрдемәнд, Мәрьям Солтанованың тууларына – 160 ел, Мөхлисә Бубыйның тууына — 150, Сәйфи Кудашның тууына – 125, Мостай Кәримнең тууына 100 ел. Бу уңайдан делегация әлеге шәхесләр йөргән сукмаклардан Уфаның тарихи урыннары белән таныша, аерым алганда, “Гофран”, “Хәкимия”, “Ихлас”, шулай ук Уфаның Җәмигь мәчетенә, “Хәсәния” “Галия”, Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәләрендә булды, имам Сатаев, Зыя Камали, сәүдәгәр Хәкимов йортларына һәм башка тарихи урыннарга барды. Бу истәлекле биналарны күреп, татар зыялылары аларның халәтен бәяләде, торгызу мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Шулай ук Татарстан делегациясе иртәгә гомер бәйрәмен билгеләп үтүче мөхтәрәм шәхес – Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин белән дә очрашачак һәм Башкортстан Республикасы көне чараларында катнашачак.

Моннан тыш, бүген мөфти Уфаның "Ихлас" мәчетендә җомга намазын алып барачак.

БР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы