Мөфти Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазын җитәкләде

11 октябрь 2019 ел 13:59
Мөфти Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазын җитәкләде

Бүген, сәфәр аеның 12-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкорстан Республикасына сәфәре кысаларында Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчетендә җомга намазын алып барды. Иң башта күрше республикада яшәүче дин кардәшләр Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазен тыңлады. Аның мөрәҗәгате сәфәр аеннан соң керәчәк Мәүлид ае, ягъни Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килгән аена багышланып, Аллаһ илчесенең ﷺ күркәм Сөннәтенә ияреп, аның үрнәгендә яшәргә чакыруга багышланган иде:

 – Диннең асылында күркәм холык ята, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ шул гүзәл әхлакны тәмам урнаштыру өчен иңдерелгән. Рәсүлебез ﷺ үзенең бер хәдисендә: «Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем», – дип әйткән. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ үрнәгендә без дә әхлагыбызны һәрдаим камилләштерергә тиеш. Юкса безгә карап, Ислам дине турында тискәре фикерләр туарга мөмкин. Динебездә ике фарыз бар. Берсе – Аллаһыны тану, икенчесе – гүзәл әхлак. Калган фарызлар гүзәл әхлак тәрбияләү өчен бирелгән, үтәү мәҗбүри, үтәмәсәң, зур гөнаһлы буласың. Хәрамнан тыелу, фарызларны үтәү әхлакны төзәтү механизмнары булып тора. Күркәм әхлакның нигезе 4 кагыйдәдән гыйбарәт: беренчесе – Аллаһы Тәгаләне һәм аның бөтен мәхлүкатын ярату, икенчесе – берәүгә дә зыян салмау, өченчесе – Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкерана кылу һәм дүртенчесе – кирәкмәгән җиргә кысылмау.

Соңыннан дин кардәшләр Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп җомга намазын укыдылар, ил-көннәрнең тынычлыгы, халыкларның тату яшәве өчен дога кылдылар.

Исегезгә төшерәбез: бүген Казаннан бер төркем татар дин әһелләре һәм зыялылары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Башкорстан Республикасына сәфәр кыла. Сәфәр Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан һәм дини, милли тормышыбызда, мәдәният һәм сәнгатебездә тирән эз калдырган бөек шәхесләребезнең юбилейлары уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды.

Сәфәр кысаларында бүген иртән Татарстан делегациясе вәкилләре Уфа шәһәренең мөселман зиратында күренекле татар дин эшлеклеләре, шулай ук татар халкының башка бөек шәхесләренең каберләрен зыярәт кылды, алар рухына дога кылды һәм Уфаның тарихи урыннары белән танышты.

Шулай ук Татарстан делегациясе иртәгә гомер бәйрәмен билгеләп үтүче мөхтәрәм шәхес – Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин белән дә очраша һәм Башкортстан Республикасы көне чараларында катнаша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы