Уфада Татарстан һәм Башкорстан мөфтиятләре җитәкчеләре очрашты

11 октябрь 2019 ел 14:20
Уфада Татарстан һәм Башкорстан мөфтиятләре җитәкчеләре очрашты

Бүген, сәфәр аеның 12-нче көнендә, Татарстан Республикасының мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге рәсми делегациясе сәфәре кысаларында Уфада Татарстан һәм Башкорстан мөселманнары Диния нәзарәтләре башлыклары очрашты. Айнур хәзрәт Биргалин кунакны сәламләп, Татарстан делегациясенең республикага килүе уңаеннан шатлык белдерде һәм аның Уфада алган тәэсирләре турында сорашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чиратында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгына кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстан Республикасы көне белән белән тәбрикләде. Эшлекле очрашу барышында хәзрәтләр ике дини оешма арасында хезмәттәшлек турында фикер алышты, үзара багланышларны киңәйтү һәм тәҗрибә алмашу мөмкинлекләрен карады. Очрашу вакытында җитәкчеләр ике тугандаш халык – башкортлар һәм татарлар арасындагы мәдәни һәм дини багланышларны көчәйтүгә аерым игътибар бирде. Алар икесе дә Россия халыклары арасында дустанә һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте.

Шулай ук мөфтиләр Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми делегациясенең ТР Диния нәзарәтендә булуын искә алды. Агымдагы елның 11 мартында БР мөфтияте вәкилләре Татарстан мөфтияте, аның карамагындагы “Зәкят” фонды, хаҗ, вакыф оешмалары, Россия ислам институты, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге эшчәнлекләре һәм тәҗрибәләре, шулай ук Татарстан мөфтиятенең дини мәгариф өлкәсендәге казанышлары белән танышты. Әлеге сәфәрнең нәтиҗәсе булып «Хозур» нәшрият йортының Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтен дини әдәбият белән тәэмин итү торды. Ул чакта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Хәсән ибн Аммар ибн Али әш-Шурунбулялиның гарәп телендә басылган "Нур әл-идах" (фикъһе) китабы, шулай ук гарәп телендә дөнья күргән «Исгафуль-муриддин ли-икамати фараид ад-дин» (авторы – шәйх Абдулгани бин Талиб ад-Димашки) китабы, татар теленә тәрҗемә итеп басылган «Әт-Тәсһил әд-дарури ли мәсәил Әл-Кодури» китаплары тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы