Республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башланды

16 октябрь 2019 ел 10:16
Республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башланды

Кичә, сәфәр аеның  16-нчы көнендә, Татарстанның 16 шәһәрендә һәм районында татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар рәсми рәвештә башланып китте. Республика мәчетләрендә татар теле курсларына йөрергә теләүчеләрнең саны 300 кешедән артып китте.

Быел татар теле курслары 20 мәйданчыкта, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк. Башкалада курсларны «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Гаилә» мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институтында тыңларга мөмкин.

Татар теле дәресләре башлануы хакында мәчет имам-хатыйблары һәм уку-укыту өчен җаваплы вәкилләр октябрь башыннан төрле чыганаклар аша хәбәрләр таратты. Мисал өчен, Казан шәһәренең “Гаилә” мәчетендә, беренче чиратта, тел өйрәнү курсларына киң масса халыкны чакырып, җомга вәгазе вакытында мөрәҗәгать иттеләр. Моннан тыш, төрле социаль челтәрләрдәге, мессенджерлардагы төркемнәр аша хәбәрләр таратылды. Шул ук вакытта, мәчеткә дин нигезләрен өйрәнергә йөрүчеләр арасында да татар телен үзләштерергә теләүчеләр барлыгы истә тотылды. Бу исә расписание төзегәндә исәпкә алынды, укырга килүчеләргә теләк-тәкъдимнәрен язуны сорап анкеталар өләшенде.

“Гаилә” мәчетендә узучы дәресләргә төрле буын вәкилләре язылды. Барлыгы – 11 кеше. Мәчеткә намазларга яңа гына йөри башлаган яшүсмерләрдән алып, өлкән яшьтәге апалар да бар иде. Татар теле курсларына беренче булып килүчеләрне мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәламләде: “Хөрмәтле кардәшләребез, укучылар! Сезне мәчетебездә күрүебезгә без бик шат. Быел өченче ел рәттән Аллаһының рәхмәте белән татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү буенча курсларны ачып җибәрәбез. Сезгә белем үзләштерүдә җиңеллекләр телим. Сораулар, үтенечләрегез булса һәрвакыт мөрәҗәгать итегез, барыгызга да уңышлар юлдаш булсын”, – диде ул.

Хәер, курслар хакында ишетеп, кызыксынып килүчеләр алга таба да булачак, дип ышандыра әлеге мәчет курслары белгечләре. Бу хакта үткән еллар тәҗрибәсе сөйли. Кайберәүләр башта теләр-теләмәс кенә, куркып, читенсенеп торалар, әмма иптәшләре дәресләргә йөреп яңа сүзләр өйрәнеп кайткач бик теләп, зур активлык күрсәтә башлыйлар. “Иң мөһиме – дәресләргә йөрү һәм катнашу, бер-берең белән аралашу. Тел яшәсен, үссен өчен аралашу мохите кирәк”, – дип ассызыклады дәресне башлап җибәргән укытучы Нияз Сабирҗанов.

Алга таба укучыларның тәкъдимнәре тыңланды. Дәресләрне сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 19.15 сәгатьтә үткәрергә карар кылынды. Моннан тыш, курсларны тыңларга килүчеләр укулар тәмамланганда без сөйләшә алачакбызмы дип кызыксындылар. Башлангыч курс беренче чиратта гади җөмләләр һәм диалоглар төзергә өйрәнүне, текстта сүз нәрсә хакында баруны аңларга ярдәм итәчәк. Көн саен дәрестә укучыларның лексикасы яңа сүзләр белән байый бараачак. Бу исә аралашу даирәсен үстерергә ярдәм итә. Мәчеткә җомга вәгазьләренә йөрүчеләр атна саен яңа ишеткән, аңлап җиткермәгән сүзләрнең тәрҗемәсен һәм мәгънәсен дәрескә килгәч укытучыдан сорарга килеште. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр арасында “эштә коллегалар белән аралашырга телим”, “туганнарны бәйрәмнәрдә туган телләрендә бик теләп котлар идем”, “халык авыз иҗатын аз гына булса да аңлыйсым килә”, “балага дәрес әзерләргә ярдәм итеп булмасмы” дип үтенечләрен җиткерүчеләр дә булды.

Югары Ослан мәчетендә дә татар телен өйрәнү курслары зур әзерлек белән башланып китте. Әлеге дәресләргә Югары Ослан урта мәктәбеннән һәм гимназиясеннән 14 укучы бала язылды. Дәресләр беткәч балаларга чәйләр өстәле оештырылды.

Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә дә татар телен өйрәнү буенча дәресләр башланды. Биредә ир-атларны һәм хатын-кызларны аерым укыту тәҗрибәсе бар. Ир-атларда дәресләрне Илһам Ишмөхәммәтов үткәрә. Ул курсларны тыңлаучыларның һәрберсенә, телне белү дәрәҗәсенә карап, үзара якын килә. Тиешле дәреслекләр бушлай бирелә, күрсәтмә материаллар бар. Беренче дәрестә курс тыңлаучылары бер-берсе белән таныштылар һәм расписаниегә төзәтмәләр керттеләр. Сишәмбе һәм чәршәмбе көнне 18: 00 сәгатьтә шөгыльләнү җайлырак булыр, дигән карарга килделәр.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: иң күпсанлы төркем – барлыгы 45 кеше татар телен Россия ислам институтында өйрәнәчәк. Башкаланың «Казан нуры» мәчете дә әйдәп баручылар рәтендә – 35 кеше. Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында Түбән Кама мөхтәсибәтендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтте – биредә 30-га якын кеше татар телен өйрәнергә теләк белдерде. Лидерлар рәтендә шулай ук Яр Чаллы (23 кеше) һәм Бөгелмә (20 кеше) мөхтәсибәтләре. Шулай да, төгәл саннар соңрак, төркемнәр тулысынча формалашып беткәч, билгеле булачак.

Дәресләрне атнага ике тапкыр уздыру планлаштырыла. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы ярты елны тәшкил итәчәк (2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. 

Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өстәмә мөмкинлек каралган.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып бара. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдаланыла. 

Татар теле курслары бушлай. Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы