Равил хәзрәт Зөфәров Державин укуларында катнашучыларны сәламләде

18 октябрь 2019 ел 14:32
Равил хәзрәт Зөфәров Державин укуларында катнашучыларны сәламләде

Бүген, сәфәр аеның 19-нчы көнендә, КФУда «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды. Форумда катнашучыларны һәм кунакларны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Татарстан мөселманнары исеменнән укуларда катнашучыларга ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров мөрәҗәгать итте.

Үзенең чыгышында ул: «Төрки тамырлы шагыйрь классицизм эстетикасында һәм мәгърифәт чоры рухында иҗат ителгән шигырьләрен «татар җырлары» дип атады, бу безгә шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә: ул нәкъ менә төрки-славян үзаңына ия булды. Гавриил Державин үзенең нәсел-нәсәбе белән горурланган һәм беренчеләрдән булып Ислам темасы белән илһамланып, Евразия цивилизациясе асылы хакында уйланып, христиан һәм мөселман мәдәниятләрен тыгыз һәм табигый рәвештә үреп барган шәхесләрдән булган. Рус әдәбиятының “алтын чоры”на көнчыгыш мотивлары нәкъ менә Гавриил Державин исеме белән үтеп керә. Аның шигырьләре еш кына үз эченә дини мотивларны сеңдергән, аларда Раббыбыз телгә алынган», – дип билгеләп узды.

Державин укуларында федераль һәм региональ дәрәҗәләрдәге закон чыгару, башкарма һәм суд хакимияте органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм Россия Федерациясе Югары белем бирү оешмалары укытучылары катнаша. Конференциядә әдәби тарихи барышта Гавриил Державинның роле, шулай ук дөньяви темалар – хокукый, дини һәм медицина мәсьәләләре буенча фикер алышалар.

Фото: Максим Зарецкий

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы