Бүген, сәфәр аеның 29-нчы көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Софра кебаб» рестораны белән берлектә үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар өчен кулинария буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге чарада социаль-көнкүреш ориентлашуы буенча – ДЦП, Даун синдромы, ишетү сәләте бозылу һ. б. төрле диагнозлы 10 бала катнашты: балалар зур кызыксыну белән кулинария белән бәйле эшләрдә катнаштылар. Чара ахырында аш-су осталары һәм кунаклар әзерләнгән ризыкларны авыз иттеләр.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Софра кебаб» рестораны җитәкчелегенә һәм персоналына җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерә!