Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 8-нче көнендә, Нурлат мөхтәсибәтендә яшь мөселманнар арасында мини-футбол турниры узды. Анда Нурлат шәһәреннән, Киекле һәм Кизләү авылларыннан килгән 3 җыелма команда катнашты. Әлеге турнирда көзге каникуллар вакытында рухи-әхлакый курсларга йөрүче 25 бала көч сынышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, абсолют җиңүче дип Нурлат җыелма командасы танылды. Турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Шулай ук иң яхшы уенчылар да билгеләп үтелде.
Нурлат мөхтәсибәтендә яшь мөселманнар арасында мини-футбол турниры узды
05 ноябрь 2019 ел 16:26
Соңгы яңалыклар
ТР Рәисе юллама белән мөрәҗәгать итте: Татарстан мөселманнары өчен иң мөһим өлешләр
14 сентябрь 2023 ел 12:40
Чирмешән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Тукай халкы гошер җыя: яшелчәләр мохтаҗларга һәм дини уку йортларына таратыла
14 сентябрь 2023 ел 09:30
Мөфти Санкт-Петербургта: “Россиянең төп халыклары үз традицияләрен яшь буыннарга тапшырырга тиеш”
13 сентябрь 2023 ел 14:09
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы









