Мөфти кайгы уртаклаша

26 гыйнвар 2020 ел 15:51
Мөфти кайгы уртаклаша

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Элязыг провинциясендә килеп чыккан җир тетрәнү вакытында һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклаша: 

"Төркиядә коточкыч җир тетрәү нәтиҗәсендә дин кардәшләребезнең фаҗигале төстә һәлак булулары турындагы хәбәрләр йөрәкләрне түреннән үк тетрәндерде. Шушы авыр минутта тугандаш халыкның кайгысын ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихластан уртаклашам һәм зыян күрүчеләрнең барысына да күңелдә булган иң мәрхәмәтле хисләремне белдерәм. Татарстан мөселманнары Аллаһ Раббыбыздан бу афәттә үлгәннәрнең рухын шат кылуны ялварып, аларның гаиләләренә әлеге хәсрәтне җиңеп чыгу өчен сабырлык һәм имгәнгән кешеләргә шифасын сорап догалар укый. Татарстан сезнең белән, кадерле дин кардәшләр!".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы