Түбән Кама мөхтәсибәте намаз уку экспресс-курсларын ачты

25 гыйнвар 2020 ел 20:39
Түбән Кама мөхтәсибәте намаз уку экспресс-курсларын ачты

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 30-нчы көнендә (25-нче гыйнварда), Түбән Каманың “Җәмигъ” мәчетендә намаз уку күнекмәләренә һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча экспресс-курслар ачылды. “Намаз – бәхет ачкычы” дип исемләнгән курсның беренче дәресендә йөздән артык кеше – 143 хатын-кыз һәм 25 ир-ат булды.

Курсның махсус программасы Исламда беренче адымнарын ясарга теләүче дин кардәшләребез өчен булдырылган. Укулар шимбә көннәрендә узачак һәм ул 5 дәресне үз эченә алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2018-нче елдан Татарстан мөфтияте тарафыннан “Ислам. Беренче адымнар” проекты гамәлгә ашырыла, ул кешеләрне биш вакыт намазларны укуга тарту һәм Ислам нигезләрен танып белүгә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Бу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең халык арасында иң популяр башлангычларының берсе, аның ярдәмендә 400-дән артык кеше намазга басты һәм, асылда, намаз әһеленә әверелде. Әлеге экспресс-курслар тәҗрибәсе шулай ук Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә уңышлы файдаланыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы