Нәзарәт журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” дип исемләнгән конкурс игълан итә

27 гыйнвар 2020 ел 14:55
Нәзарәт журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” дип исемләнгән конкурс игълан итә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен традицион иҗади конкурс игълан итә. Быелгы бәйгенең темасы – «Динем – Ислам, милләтем – татар». 

Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Шулай итеп, оештыручылар журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыра. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма». Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк –  аларга дипломнар һәм АКЧАЛАТА БҮЛӘКЛӘР тапшырылачак: 

- I урын – 50 000 сум,

- II урын – 40 000 сум,

- III урын – 30 000 сум. 

Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Материаллар 2020-нче елның 15-нче февраленнән 30-нчы сентябренә кадәр дөнья күргән булырга тиеш. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2020-нче елның 30-нчы сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Тукай урамы, 38, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Гариза үрнәге һәм Конкурс нигезләмәсе – кушымтада.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-59-39.​

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы