Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты «Тәсбих: фарыз яки сөннәт намаздан соңмы?» буклетын бастырды

04 июнь 2020 ел 10:36
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты «Тәсбих: фарыз яки сөннәт намаздан соңмы?» буклетын бастырды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Тәсбих: фарыз яки сөннәт намаздан соңмы?» буклетын бастырды. Гыйлемсезлек һәм дөрес аңламау нәтиҗәсендә, күпләр дини сорауларны үзләренчә аңлаталар. Кайбер мөселманнар фарыз намаздан соң ук тәсбих әйтергә тотыналар, гәрчә имам һәм мәчеткә йөрүче калган кешеләр тәсбихне сөннәт намаздан соң әйтсәләр дә. Имам дөрес эшләми, дип актив агитация алып баручылар да бар. Әлеге сорауга җавап бирү өчен, бу буклетта иң элек галимнәребезнең методологиясе китерелә, аннан соң мөһим нәтиҗәләр чыгарыла.

Буклетны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36 нчы йорт.

Тел.: +7 (960) 072-74-63.

Склад: Казан шәһәре, Газовая ур., 14  нче йорт.

Тел.: +7 (966) 250-00-09.

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы