Коръәннең ун кыйраәте буенча Татарстандагы бердәнбер белгеч – «Коръән-хафиз белән танышу» онлайн-әңгәмәләр циклы кунагы

11 июнь 2020 ел 12:12
Коръәннең ун кыйраәте буенча Татарстандагы бердәнбер белгеч – «Коръән-хафиз белән танышу» онлайн-әңгәмәләр циклы кунагы

Иртәгә, Шәүвәл аеның 20-нче көнендә (12-нче июньдә), сәгать 11:00-дә Казан ислам университетының Госман ибн Аффан исемендәге Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең Инстаграм аккаунтында @sentrkhafizovkazan турыдан-туры эфирда «Коръән-хафиз белән танышу» ачыктан-ачык онлайн әңгәмәләр циклы дәвам итә. Чираттагы очрашу кунагы – Коръәннең 10 кыйраәте буенча таныклыкка ия булган, Татарстандагы бердәнбер белгеч Раушан хәзрәт Йосыпов булачак.

Әңгәмәне Казан ислам университетының Госман ибн Аффан исемендәге Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдеррәшид хәзрәт Фәизов корачак. Очрашу барышында Раушан хәзрәт тыңлаучыларга Коръәнне ятлау тәҗрибәсе, Ливанда белем алуы турында сөйләр, шулай ук уңышлы һәм нәтиҗәле ятлауның серләрен ачар.

Турыдан-туры эфир барышында барлык теләүчеләр @sentrkhafizovkazan яки @yusupovraushan3 аккаунтыннан остазга Коръән-хафизлыкка ирешүгә кагылышлы сорауларны бирә ала. Сораулар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

“Коръән-хафиз белән танышу” туры эфирының чираттагы кунагы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазыйфаларын башкаручы Булат хәзрәт Мөбарәков булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы