Бөгелмә мөхтәсибәте “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә конкурсы игълан итә

15 июнь 2020 ел 09:57
Бөгелмә мөхтәсибәте “Яраткан хәдисем” иҗади гаилә конкурсы игълан итә

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте “Яраткан хәдисем” дип исемләнгән иҗади гаилә рәсем конкурсы игълан итә. Әлеге бәйгедә теләгән һәр кеше катнаша ала.

Бер гаиләдән А3 форматында бер сәнгать эше кабул ителә. Кешеләрне һәм хайваннарны табигый рәвештә сурәтләү киңәш ителми. Табигать күренешләрен, мәчетләрне ясау хуплана. Картинаның артында түбәндәге мәгълүматлар урын алырга тиеш: исем-фамилия, әтисенең исеме, авторның яше, гаиләдәге балалар саны, мәктәп, сыйныф, элемтә өчен телефон.

Бәйге эшләре 2020 елның 30 июненә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Бөгелмә шәһәре, Кызыл Бистә урамы, 68-нче йорт, Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчете.

Җиңүчеләрне игълан итү тантанасы 30 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә узачак.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак, барлык катнашучылар да исемле сертификатлар алачак һәм кызыксындыру призлары белән бүләкләнәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре, шулай ук җиңүчеләрнең рәсемнәре bugulma.muhtasibat.tatar сайтында урнаштырылачак.

Барлык сораулар буенча ир-атлар +7-937-776-69-98 һәм хатын-кызлар +7-927-464-13-00 телефоннарына мөрәҗәгать итә ала.

Бәйгенең нигезләмәсе белән кушымтада танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы