Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «БИЗНЕС Online» үткәргән интернет-конференциядә катнашты. Өммәт тормышына һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенә үз-үзеңне читләштерү режимы ничек тәэсир итте? Быел дин кардәшләребезгә хаҗ кылу мөмкин булырмы? Рамазан ае нинди нәтиҗәләр белән тәмамланды? Нәзарәт үз эшчәнлегендә нинди өстенлекле юнәлешләргә басым ясый? Бу хакта Камил хәзрәт редакция журналистларына сөйләде. Әңгәмә ике сәгатьтән артык дәвам итте. Интернет-конференциянең беренче нәтиҗәләре һәм мөфтинең төп тезислары, шулай ук аның сорауларга биргән җаваплары белән биредә танышырга мөмкин. Якын киләчәктә интервьюның тулы версиясе дөнья күрәчәк.
"БИЗНЕС Online" редакциясе фотоматериаллары файдаланылды.