Нәзарәтнең “Зәкят” фонды һәм мәчетләр корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады

21 июль 2020 ел 13:05
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды һәм мәчетләр корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан гадәттәгечә “Мохтаҗларны ашат” акциясен игълан итте. Әлеге башлангыч кысаларында теләгән һәркем “Зәкят” фондыннан гаеткә сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала.

Бер яшьлек бәрәннең бәясе 8000 сумны тәшкил итә. Фондның үз хезмәтләре исә – малны сую, итне ваклау һәм мохтаҗларга – инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү – бушлай. “Зәкят” фондының квалификацияле белгечләре корбан чалу гамәле буенча кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирә.

– Безнең хезмәтләр бернинди дә финанс табыш алуны күздә тотмый, корбан итен тарату буенча барлык эшләр Аллаһы ризалыгы өчен башкарыла, төп ният – корбан итен күпләгән мохтаҗларга җиткерү, - ди фондның генераль директоры Булат Мәрданов.

Корбан гаетенә сарык чалуга гариза калдыру өчен (843) 225-33-22, 590-27-50 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (акчаларны күчерү өчен Сбербанк картасы номеры 4276620043782170 Гүзәлия Галимҗановна). Ашыгыгыз, сарыкларның саны чикләнгән!

Татарстан мәчетләре шулай ук гаеткә корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
2:30
Кояш чыга
4:53
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
16:23
Ахшам намазы
18:38
Ястү намазы
20:32
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100