Журналистлар Балык Бистәсе районы Олы Елга авылының борынгы мәчетен төзекләндерү барышы белән танышты

19 август 2020 ел 12:00
Журналистлар Балык Бистәсе районы Олы Елга авылының борынгы мәчетен төзекләндерү барышы белән танышты

Кичә, Зөлхиҗҗә аеның 28-нче көнендә (18-нче августта), ТР Мәдәни мирасны саклау комитеты рәисе Иван Гущин җитәкчелегендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе вәкилләре тарихи агач гыйбадәтханәләрне торгызу эшләре белән танышты. Билгеле булганча, 2019 елда Балык бистәсе районы Олы Елга авылының 1879 елда төзелгән мәчете сүтелеп, аны төзекләндерү өчен күренекле реставратор Александр Поповның Вологда өлкәсендәге остаханәсенә сүтелеп җибәрелгән иде. Кызганычка каршы, биредә төзекләндерү эшләре өлешчә генә башкарыла, шул сәбәпле аларны дәвам иттерү өчен мәчет кабаттан Татарстанга кайтарылды. Алга таба реставрация яңа подрядчы оешма тарафыннан Лаеш районы Сокуры авылы янәшәсендә дәвам иттереләчәк. Аерым алганда, мәчетнең хәзерге торышын һәм реставратор Александр Попов башкарган эшләрнең нәтиҗәләрен журналистлар да бүген үз күзләре белән күрә алды.

- Мәчетне төзекләндерү буенча эшләр якынча 50 процентка гына эшләнде. Соңгы вакытта без төзекләндерүчегә төгәл сораулар бирдек. Ләкин сорауларга төгәл җаваплар ала алмадык һәм килешүне өздек, – дип белдерде Иван Гущин. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле  Илшат Вафин сүзләренә караганда, эш башланыр алдыннан Балык бистәсе районы Олы Елга авылының ике мәхәлләсе белән сөйләшүләр алып барылган, чөнки борынгы мәчет бинасы мәдәни мирас буларак кына түгел, дини объект буларак та кыйммәткә ия. Мәхәллә халкы реставрациянең әһәмиятен аңлап кабул иткән һәм сөйләшүләр, аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсендә, вакытлыча мәчетне сүтеп алып китүгә каршы килүчеләр табылмаган. Алай гына да түгел, мәчет әйләнә-тирәсен чистартып, карап торуда олыелгалылар өмәләр оештырып ярдәм иткән. Әлегә исә авыл халкы бердәм рәвештә намазларны XX гасыр ахыры 90-нчы еллар ахырында төзелгән мәчеттә үткәреп тора.

Борынгы мәчет татар архитектурасының күркәм үрнәге булып тора, ул үзенә берьюлы ике йөз кешене сыйдыра ала (озынлыгы 20 метр, киңлеге 10 метр). Совет чорында бина колхоз амбары итеп файдаланыла. 1990 елда халык кабаттан биредә намаз укый башлый. Авыл халкы көче белән ул яңартыла, ләкин 140 еллык бинаның манарасы бер якка авыша башлый. 2018 ел ахырында республика әһәмиятендәге архитектура статусы бирелгән бинаны ныклап төзекләндерү эшенә керешү карары кабул ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы