Татарстанда тагын бер мәчет ачылды. Бу атнада ул – бишенчесе

28 август 2020 ел 14:50
Татарстанда тагын бер мәчет ачылды. Бу атнада ул – бишенчесе

Бүген, Мөхәррәм аеның 9-нчы көнендә (28-нче августта), Татарстанда тагын бер мәчет ачылды. Бу – агымдагы атна эчендә бишенче Аллаһ йорты. Гашүрә алдыннан изге җомга көнендә әлеге сөенечле вакыйга Әлки районының Татар Борнае авылында булды. Мәчет ачылу тантанасында Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук башка танылган кунаклар, шушы җирлектән чыккан күренекле шәхесләр, депутатлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иганәчеләр катнашты.

Истәлекле бәйрәм чарасы Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиевның Коръән укуы белән башланып китте. Аннары сәламләү өчен сүз мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Ул мәчет төзүнең савапларына тукталып үтте: «Хәдисләрдә Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзетүче кешегә ахирәттә бер сарай бүләк ителер, дип әйтелә. Аллаһы Тәгалә мәчетне төзүчеләрдән, төзелеш эшләрендә катнашучылардан разый булсын. Бу мәчеттән кеше өзелмәсен, буш тормасын, чөнки Кыямәт көнендә мәчет синең өчен шаһитлек кылачак. Ин шә Аллаһ, бу мәчетебез безгә каршы шаһитлек кылмас”. Аннары мөфти хәзрәт гыйбадәт йортын төзетү өчен зур көч куйган бертуганнар Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновларга нәзарәт тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын һәм рәхмәт хатларын тапшырды. Анда, аерым алганда, “Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!” диелгән.

Алга таба тәбрикләү сүзләре белән ТР Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев һәм Камил Ногаев, Әлки районы хакимияте башлыгы Александр Никошин, Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров һ.б. мөрәҗәгать итте.

Мәчет ачу тантанасының рәсми өлеше тәмам булганнан соң, кунаклар мәчеткә уздылар һәм җомга намазы укыдылар. Җомга вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Ул вәгазендә халыкка Җәннәт юлының җиңел булуы хакында бәян итте, шулай ук ислам динендә тәүбә-истигъфар кылуның шартларына тукталды, бер-береңне күркәм холык, матур гамәлләр һәм хикмәт белән дингә чакырырга кирәклеге турында әйтте.

Татар Борнае авылы үзәгендә урнашкан яңа мәчеткә “Миңнеәсхәт” исеме бирелде. Ул аны сафка бастыру өчен үзләреннән зур өлеш керткән бертуган Шәйхетдиновларның әтиләре исемен йөртәчәк. Мәчет төзелеше 2018 елда башлана. Ул авылның иң матур урынында урнашкан, үз эченә берьюлы 50 кешене сыйдыра ала. Мәчеттә намаз уку бүлмәсеннән тыш, барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә һәм балалар мәйданчыгы бар. Шулай итеп, бүгеннән Әлки районында дин кардәшләребез өчен 30 мәчет хезмәт итә башлады.

Бу атнада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга һәм Әлки районнарына биш мәчет ачылды. Аллаһы йортлары Түбән Каманың Ширәмәт һәм Үчкә авылларында, Менделеевск районының Татар Әхтиял авылында, Алабуга шәһәрендә һәм Әлки районының Татар Борнае авылларында калкып чыкты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы