Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп букчалары өләште

28 август 2020 ел 16:28
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп букчалары өләште

Бүген, Мөхәррәм аеның 9-нчы көнендә (28-нче августта), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» республикакүләм акциясе барышында 30 балага мәктәп букчалары өләште.

Акция кысаларында Белем көне алдыннан әлеге ярдәмне Татарстанның күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм инвалид балалар алды. Укучы портфеленә мәктәп кирәк-яраклары – канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керде. Киләсе дүшәмбе көнне “Зәкят” фонды шундый ук бүләкләр белән тагын 40 сабыйны сөендерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» хәйрия акциясе киң масштаб белән шулай ук Сарман, Чистай, Балык бистәсе, Әлки, Минзәлә, Әлмәт, Кама тамагы, Апас, Спас, Лениногорск, Югары Ослан, Алабуга, Чирмешән, Мамадыш, Алексеевск, Питрәч, Кайбыч, Ютазы, Мөслим, Чаллы, Нурлат, Азнакай, Бөгелмә, Менделеевск, Лаеш мөхтәсибәтләрендә дә узды. Әлеге чара барышында мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә әзерләнүче һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп өчен беренчел кирәк-яраклар тутырылган букчалар, спорт костюмнары алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы