Кичә, Мөхәррәм аеның 14-нче көнендә (2-нче сентябрьдә), Казан яшьләре арасында зур популярлык казанган ачык “Лекторий”ның яңа сезоны янәдән эшли башлады. Мөселманнар өчен ачык лекцияләр Татарстан мөфтияте бинасында башланып китте. Катнашучыларны нәзарәтнең шәригать белгече Әхмәд хәзрәт Әбу Яхъя сәламләде һәм финанс белемнәрен, мөселманнар арасында мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен яхшы белү кирәклеген билгеләп узды. Ул мөэмин-мөселманнар өчен түбәндәге тыюлар булуны билгеләп үтте: “Милек ул – чынлыкта кеше ия булган әйберләр түгел, ә асылда кешегә Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән әйберләр (аның нигезендә рөхсәт ителгәнлек ятарга тиеш), – дип, мал-мөлкәт, милек булып саналмаучы әйберләрне санап үтте (аларны сату, сатып алу, бүләк итү һ.б. тыела): дуңгыз һәм аның ите, хәләл булмаган ит һәм аны кушып җитештерелгән азык-төлек, шәраб һәм аны кушып ясалган әйберләр, ирекле кешеләр, чынлыкта булмаган һәм файдасыз әйберләр. Аерым рәвештә хәзрәт мөселманнарга тыелган әйбергә – рибага (ягъни процентка әйбер алуга яки бирүгә) тукталды:
– Риба ул – тик торганда, берни эшләмичә, хезмәт күрсәтмичә яки товар сатмыйча, “һавадан” акча алу дигән сүз. Мисал өчен, син әҗәткә 1000 сум бирәсең, ә аны кире алганда 1200 сум таләп итәсең. Бу 200 сум – риба була. Шул ук вакытта кредитның төп суммасы – 1000 сум – синең өчен Шәригать буенча тулысынча рөхсәт ителә.
Спикер шулай ук «гарар» дигән шәригать терминын аңлатты. «Гарар» рисклары зур булган алыш-бирешне аңлата, мәсәлән, чынбарлыкта булмаган әйберләрне сату – лотереялар, спорт уеннарына отыш кую һ.б. Әхмәд хәзрәт, ислам һәм традицион банкларның үзенчәлекләрен чагыштырып, чыгышына йомгак ясады: «Традицион финанс продуктларның зур өлеше мөселманнар өчен хәләл санала – счетлар ачу, дебет карталары, акча күчерү, хәрам белән эш итмәгән оешмаларның акцияләрен сату һәм алу һ.б. Мөселманнарга кулланырга рөхсәт ителмәгән финанс продуктларга альтернатива булдырырга кирәк, күбесенчә исә без икътисад һәм банк секторының эш рәвешенә яхшы гына сыенабыз».
"Лекторий"ның икенче өлеше гамәли аспектларны ачты – чакырылган кунаклар фатир, бүлмә, өй яки җир алуда өлешләп түләү (рассрочка) мөмкинлекләрен Шәригать кануннарына туры китереп куллануны аңлатты. ЖНК «Жилищные традиции» проекты координаторы Рамил Батыршин фатирларны өлешләп түләү килешүе белән сатып алу үзенчәлекләре турында сөйләде, кооператив аша фатир алганда туган финанс һәм юридик сорауларга җавап бирде. «Ак барс» банкы вәкиле Руслан Хәлиуллин Шәригатькә туры килгән хәләл инвестицион инструментлар турында сөйләде.
"Лекторий" очрашуында катнашучылар белгечләргә кызыксындырган сорауларын бирделәр, ислам финанс инструментларының ничек эшләве буенча белешмә дә алдылар.
Мөселман яшьләренеж "Лекторий" очрашуына теләгән һәркем килә ала. Онлайн трансляцияне @muslimmol аккаунтында карарга мөмкин.