Мөфтинең җомга нәсихәте: "Галимнәр юлында булырга, файдалы белемнәр алырга насыйп булсын!"

04 сентябрь 2020 ел 07:59
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Галимнәр юлында булырга, файдалы белемнәр алырга насыйп булсын!"

Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Ислам динендә гыйлем алуга игътибар зур, бигрәк тә остаз каршында алган гыйлем кыйммәтле. Электән пәйгамбәребез ﷺнән ишеткән хәдисне тапшырганда да кемнән ишеткәнеңне, гыйлем биргәндә дә кемнән алганыңны әйтү кирәк булган. Бу «иҗазә» (рөхсәт, диплом) яки «иснәд» (хәдис гыйлемендәге шәҗәрә, чылбыр, хәдис сөйләүчеләрнең бер-бер артлы килүләре), ягъни гыйлем чылбыры дип атала, шундый белем генә ышанычлы була. Иман мәсьәләләрендә төрле ялгыш карашларга кереп китмәс өчен, гыйлеме булган остазларга, имамнарга мөрәҗәгать итеп кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга мөмкин.

Бүгенге көндә гыйлем алу ысуллары да төрле, китаплар, журналлар, интернет чыганаклар да бик күп. Ләкин мәчеткә яки мәдрәсәгә барып, остаз каршында алган белем хәерле. Аллаһы Тәгалә төрле адашулардан сакласын, галимнәр юлында булырга, файдалы белемнәр алырга насыйп итсен!


Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы