ТР мөфтие Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле белән очрашты

18 сентябрь 2020 ел 15:42
ТР мөфтие Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле белән очрашты

Бүген, сәфәр аеның 1 нче көнендә (18 сентябрь), ТР мөселманнары резиденциясендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән очрашты. Хөрмәтле кунакны Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Очрашу барышында җитәкчеләр якын арада татар телендә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын бергәләп тәкъдим итүне оештыру турында килеште. Бу басма 2020 елда Туган тел елы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” Нәшрият йортында Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә бушлай өләшү өчен  махсус тираж белән бастырылды. Китап узган елның октябрь аенда Мәскәүдә тәкъдим ителгән хезмәтнең гадиләштерелгән версиясе булып тора, анда Коръән текстлары кертелмәде, шул рәвешле күләме дә сизелерлек дәрәҗәдә кыскартылды. Шунысы куанычлы: яңартылган басма Камил хәзрәтнең Ислам динен тотучы милләттәшләребезне татар телен өйрәнергә, татар милли үзаңын сакларга һәм үстерергә чакырган мөрәҗәгате белән башланып китә. Беренчеләрдән булып әлеге басманы Казанда 29 августта ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында узган “Милләт Җыены” делегатлары күрде. Хәзер Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә бик популяр булган татар телендәге заманча дини-илаһият басмасы белән Россиянең Төньяк башкаласы мөселманнары да таныша алачак. 

Ренат Нәкыйп улы  татар телендәге “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” Коръән мәгънәви тәрҗемәсен  халыкка тәкъдим итүне Дәүләт дин тарихы музеенда уздыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук ул мөфтине киләсе сәфәр кысаларында татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле истәлекле урыннарны карарга чакырды. 
Моннан тыш, Ренат Нәкыйп улы Камил хәзрәткә кыйммәтле бүләк – ике сирәк кулъязма китапның күчермәсен бүләк итте. Аларның берсе - Галимҗан Барудиныкы, икенчесе гакыйдә буенча “Амали” классик хезмәтен шәрехләү булып тора. Алар икесе дә Санкт-Петербург фондларында саклана. Бу күчермәләр Татарстан мөфтиенә һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә иске татар телендәге моңа кадәр өйрәнелмәгән дини-илаһият хезмәтләрен тикшерергә зур мөмкинлек бирә. Камил хәзрәт, кунакка бик шатланып рәхмәт белдереп, якын арада кулъязмалар белән танышырга һәм аларга аерым фәнни тикшеренү эшен багышларга вәгъдә итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы