Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тәрбиясендә булучы балаларга тәва кошы фермасына экскурсия оештырылды

18 сентябрь 2020 ел 16:40
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тәрбиясендә булучы балаларга тәва кошы фермасына экскурсия оештырылды

Бүген, изге җомгада, сафәр аеның 1-нче көнендә (18 сентябрьдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тәрбиясендә булучы балаларга Казан шәһәре янындагы Ямаширмә авылы янында урнашкан “Татарский страус” авыл туризмы комплексына экскурсия оештырылды. Әлеге чараны нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе каршындагы “С верой в будущее” хәйрия фонды һәм “Дари добро” социаль проекты оештырды.

Чара кысаларында «Котдусовның фермерлык утары» тәва кошы фермасында “Зәкят” хәйрия фонды тәрбиясендә булучы мохтаҗ һәм инвалид балалы гаиләләрдән барлыгы 40 кеше булды.

Фермада тәва кошларыннан тыш, аккошлар, казлар, үрдәкләр, декоратив тавыклар, күгәрченнәр, күркәләр, фазаннар, йорт куяннары, цесаркалар, атлар бар. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен танып белү экскурсиясе үткәрделәр һәм хайваннар белән таныштырдылар.

Кунаклар өчен сәяхәттән соң хәйрия мәҗлесе үткәрелде. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды иганәчелек ярдәмнәре күрсәткән “Азу” кафесына, “Вкусно Крым”, “РОМАНА-ГРУПП” ҖЧҖ оешмаларына рәхмәтен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы