Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» беренче мөселман телеканалы, чит илләрдәге Ислам динен тотучы коллегалары белән элемтәләрне ныгытып, зәңгәр экраннар аша күрсәтелә торган тапшырулар күләмен арттыруны дәвам итә.
Шулай итеп, телеканал реклама һәм фильмнар төшерүче, танылган «Әл-МАХА» (Күвәйт) халыкара компаниясе белән телевизион сериалларны күрсәтүгә хокукларны бирү турында килешү төзеде. Хәзер тамашачылар Ислам турында матур һәм сыйфатлы күп серияле тарихи фильмнар карый алачак.
«Халид бин Вәлид»: пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нең бөек сәхәбәсе һәм үзенең барлык сугышларында җиңү яулаган гаскәри турында автобиографик сериал.
«Ислам тарихыннан вакыйгалар»: Ислам динен кабул иткән беренче гасырларның каһарманлык чорына бөтереп алып кереп китүче сериал.
«Хәсән һәм Хөсәен»: Пәйгамбәребез ﷺ оныклары белән бәйле әһәмиятле тарихи вакыйгалар турында хикәя.
Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телеканалы командасы «Халид ибн Вәлид» сериалының беренче серияләрен профессиональ рәвештә тәрҗемә итә һәм тавышландыра башлады.
Билгеле булганча, «Хозур ТВ» эфирында 2018 елдан башлап «Юныс Әмре», «Гомәр бин әл-Хаттаб» кебек сериаллар уңышлы трансляцияләнә. Тиздән экраннарга шулай ук «Йосыф», «Изге Мәрьям» кебек сериаллар чыгачак.
«Хозур ТВ» сериалларын huzurtv.ru сайтында карагыз. Мобиль кушымтаны App Store яки Google Play системаларыннан йөкләп алыгыз, кабель операторларының берсенә тоташыгыз.