Татарстан мөфтие Уфаның "Ихлас" мәчетендә җомга намазын үткәрде

27 ноябрь 2020 ел 14:42
Татарстан мөфтие Уфаның "Ихлас" мәчетендә җомга намазын үткәрде

Бүген, рабигыль-ахир аеның 12 нче көнендә, (27 ноябрьдә) Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның “Ихлас” мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин чакыруы буенча Башкортстанга рәсми эш сәфәре белән килде. Биредә - Уфаның “Ихлас” мәчетендә җомга намазына кадәр ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен тәкъдим итү чарасы узды.

Изге җомга көнендә Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның “Ихлас” мәчетендә, хотбә укып, җомга намазын үткәрде. Дин кардәшләребез алдындагы җомга вәгазен Уфага кунак булып килгән мөфти хәзрәтләре изге Коръәннең фазыйләтләренә  багышлады.

Мөфти хәзрәтләре Коръәндә барлык сорауларга җавап булуын, галәмнәрдә ни бар - барысы турында хәбәр ителүен, кешелек турында бөтен мәгълүматның монда бирелгәнлеген билгеләп үтте. "Динебезнең асылы - Коръәндә. Мәзһәбебез дә, юлыбыз да, икътикад та шушы Китаптан чыгарга тиеш, - диде мөфти хәзрәтләре, калган барлык китапларның шушы төп Китапны аңлау өчен язылуын, калган гыйлемнәрнең Коръәнне аңларга ярдәм итүен ассызыклап үтте.

Камил хәзрәт шулай ук сөннәт һәм Хәнәфи мәзһәбе традицияләрен саклауның әһәмиятенә басым ясады.

Вәгазен ул Коръән белән бәйле бар нәрсәнең үзеннән-үзе бөек булуын билгеләп тәмамлады:

-  Коръән белән бәйле бар нәрсә үзеннән-үзе бөек була. Җәбраил галәйһиссәлам Коръән белән килгән, һәм шуңа фәрештәләрнең башлыгына әверелгән һәм Рухул Әмин дип атала башлый. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Коръән иңдерелә - һәм ул беренчеләрнең һәм соңгыларның башлыгына, пәйгамбәрләрнең иң яхшысына әверелә. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтенә Коръән бирелә - һәм ул иң яхшы өммәт була. Коръән Рамазан аенда иңдерелә - һәм ул барлык айларның солтанына әйләнә. Коръән Кадер кичәсендә иңә -  һәм ул барлык төннәрнең иң яхшысына әйләнә. Әгәр Коръән кешенең калебенә төшсә (керсә), ул кешеләрнең иң яхшысы булачак. Чөнки Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Сезнең иң яхшыгыз шулдыр ки, кайсыларыгыз Коръән өйрәнде һәм аны башкаларга өйрәтте”. Әгәр Коръән синең тормышыңа керсә, синең төнең һәм көнең иң яхшы төн һәм көн булачак. Синең иң яхшы көнең – Коръән белән үткәргән көнең,  - дип аңлатып үтте Камил хәзрәт, Аллаһы Тәгаләнең Коръәнне аңлап, Коръән белән гамәл кылырга насыйп булсын дигән теләктә калып.

Чыгышын тәмамлап, Камил хәзрәт җомга намазын җитәкләде. Аңа ияреп "Ихлас" мәчетенә җыелган 100-дән артык мөселман җомга намазын укыды. Мәчет шыгрым тулы иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана