ТР Диния нәзарәтендә сайлаулар – 2021

24 декабрь 2020 ел 17:05
ТР Диния нәзарәтендә сайлаулар – 2021

Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 9-нчы көнендә (24-нче декабрьдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы узды.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленум утырышында (2020-нче елның 24-нче декабре Пленумының 4-нче номерлы беркетмәсе) Мөфти һәм Баш казый вазифасына кандидатлар тәкъдим итү буенча түбәндәге таләпләр һәм документлар исемлеге билгеләнде:

1. Мөфти һәм Баш казый вазифасына кандидатлар Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә кергән Җирле мөселман дини оешмасының Мөхтәсибәт җыелышы тарафыннан утырыш беркетмәсенә нигезләнеп тәкъдим ителә.

2. Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Уставының 7.2 һәм 10.4 маддәсе нигезендә, Мөфти һәм Баш казый вазифасына кандидатлар дини һәм дөньяви белемгә ия булырга, дәгъва кылу процедурасына кадәр өзлексез рәвештә ким дигәндә 5 ел дәвамында дини өлкәдә җитәкче вазифаларын башкарырга, хөкемгә тартылмаган, тугры һәм намуслы, бернинди сәяси партияләрдә тормаган, намусын шик астына куярга сәбәп булырлык элемтәләргә һәм гаеп итәрлек гамәлләргә ия булмаска тиеш.

3. Мөфти һәм Баш казый вазифасына кандидатлар Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38-нче йорт адресы буенча урнашкан мөфтиятнең оештыру бүлегенә шәхсән үзе түбәндәге документларны төп нөсхәдә алып килә:

А) Расланган форма буенча гариза (1-нче кушымта).

Б) Паспорт.

В) Рус телендә тәрҗемәи хәл.

Г) Татар телендә тәрҗемәи хәл.

Д) Дөньяви белем турында документ.

Е) Дини белем турында документ.

Ж) Хезмәт кенәгәсе.

З) Хөкемгә тартылу (тартылмау) турында һәм җинаять эшен ачу өчен тикшерү яки тикшерүләрнең туктатылуы турында белешмә.

И) Хәзерге вакытта эшләү урыныннан белешмә.

К) Наркологта исәптә тору/тормау хакында белешмә.

Л) Психиатрда исәптә тору/тормау хакында белешмә.

М) Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә кергән Җирле мөселман дини оешмасының Мөхтәсибәт җыелышы утырышы беркетмәсе.

Н) Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык турында гариза.

4. Документларны кабул итү буенча оештыру комитетының эш тәртибе:

- 2020-нче елның 25-нче декабреннән 2021-нче елның 25-нче гыйнварына кадәр 

- дүшәмбедән җомгага кадәр эш көннәрендә Мәскәү вакыты белән – 9 сәгать 30 минуттан 11 сәгать 30 минутка кадәр һәм 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана