Мөфтинең җомга нәсихәте: «Аллаһы Тәгалә -  яхшырак белүчедер»

25 декабрь 2020 ел 09:27
Мөфтинең җомга нәсихәте: «Аллаһы Тәгалә -  яхшырак белүчедер»

Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺгә берәр кеше турында начар сүз сөйли башласалар, ул: «Сез җитмеш сәбәп табып булса да, ул кешене акларга тырышыгыз», – дип әйтә торган булган. Бөтен гыйлем – Аллаһы Тәгаләдә. Адәм баласы, күпме генә гыйлем алса да, нинди генә тоемлау сәләтенә ия булса да – беркайчан да Раббысы белгәнне белә, аңлый алмас. Чын дөреслекне белми торып, үзеңне дә, башкаларны да бутарга ярамый. Шуңа күрә без, берәрсе килеп, берәүне яманларга тотынса, иң элек гайбәт таратуны туктатып: «Аллаһы Тәгалә -  яхшырак белүчедер», – дип әйтик, кардәшләр. Нинди генә эшкә тотынсак та, Аллаһы Тәгаләдән хәерлесен сорыйк Һәм Аллаһыдан да яхшырак Белүче юк һәм булмаячагын онытмыйк.

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана