Марат Әхмәтов мөфтияткә "Татарча әлифба" һәм татарча чыгыш ясау осталыгы буенча ярдәмлекләр тапшырды

14 гыйнвар 2021 ел 14:49
Марат Әхмәтов мөфтияткә "Татарча әлифба" һәм татарча чыгыш ясау осталыгы буенча ярдәмлекләр тапшырды

Бүген, җөмәдел-ахыр аеның 1 көнендә (14 гыйнварда) ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов та катнашты. Мөхтәрәм кунаклар мөфтияткә ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә нәшер ителгән “Татарча әлифба” һәм татар телендә сәнгатьле чыгыш ясарга өйрәтүче ярдәмлек китапларын, шулай ук саллы тиражда бастырылган милли-үзаң тәрбияләүгә юнәлтелгән эчтелекле плакатлар һәм истәлекле тамгалар тапшыру өчен килде. 

Билгеле булганча, 2020 елның 11-12 ноябрь көннәрендә “Волга” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйларының белем арттыру курслары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы узды. Пленумда Марат Әхмәтов, үзе дә катнашып, татар телен саклау һүм үстерү буенча фикерләрен җиткерде, бу эштә мәчетләр һәм имамнарның олы ролен билгеләде. Бүген ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә китаплар һәм сувенир продукциясен тапшыру нәкъ менә әлеге чараларда яңгыраган фикерләрнең нәтиҗәсе булып тора.

Педагогика фәннәре кандидаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле һәм дикторлык осталыгы белгече Илсөяр Шиһапова һәм педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле белгече Земфира Ибәтованың “Чыгыш ясау сәнгате нигезләре һәм әдәби сөйләм (җитәкчеләр өчен практик кулланма)» китабы Татарстан имамнарына чыгыш ясау, үтемле вәгазь сөйләү осталыгын камилләштерү максатыннан, ярдәмче методик материал буларак бүләк ителде. Җитәкчеләр, хәзрәтләр, аны ачып, укып карап, үзләренә кирәк әйберне тапсыннар, телнең матурлыгына, зәвыклыгына соклансыннар, вәгазь сөйләүдә осталыкларын арттырып, тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итсеннәр өчен файдалы булып тора. Әлеге кулланма Татарстан мәчетләренә тарату өчен 1 мең данәдә тапшырылды.

Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың “Татарча әлифба” балалар өчен шигырь китабы исә мәчетләрдә яки имамны өйгә чакырып, балага исем куштырганда Исем кушу таныклыгы белән бергә тапшыру ниятеннән 5 мең данәдә чыгарылган. Марат Әхмәтов фикеренчә, бу бигрәк тә шәһәр балалары өчен кирәк. Әлифба әти-әниләргә истәлек булсын, алар туган телен онытмасын һәм гаиләдә беренче булып татар телен – ана телен өйрәтсеннәр, дигән максаттан чыгып бүләк ителәчәк.

Мәчетләрдә һәм мәчет тирәләрендә урнаштыру өчен ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе шулай ук махсус плакатлар да булдырган. “Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?” дип һәм Р.Фәйзуллинның “Нинди шатлык картлык көнеңдә – оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә матур итеп туган телеңдә” сүзләре язылган плакатлар телне саклау һәм үстерү, халыкта милли үзаң тәрбияләү юнәлешендә хезмәт итәргә тиеш. Гомуми тиражы 4 мең булган әлеге плакатларны мәчет янындагы урыннарда һәм мәчетләрдә эләргә тәкъдим ителә.

“И туган тел, и матур тел” дигән сүзләр язылган истәлекле значок һәм магнитлар исә мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә балалар өчен уздырыла торган чараларда тарату өчен ясалган. «Үрнәк күрсәткән балаларны кызыксындыру өчен аларга кечкенә генә бер истәлек булсын дип тапшырсагыз иде”, - диде Марат Әхмәтов, сувенир продукциясен матур итеп татарча сөйләшүче, матур итеп азан әйтүче балаларга тапшырырга кирәклеген киңәш итеп.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге очрашуда мөфтият һәм ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән милли мәсьәләгә карата уртак фикердә торуын билгеләп үтте һәм Марат Готыф улына үзе дә истәлекле бүләк — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан чыгарылган календарь тапшырды. Әлеге календарьда танылган татар дин әһелләренең һәм җәмәгать эшлеклеләренең туган телне - татар телен саклауга кагылышлы канатлы гыйбарәләре урнаштырылган. Марат Әхмәтов календарьны бик кызыксынып карады һәм канәгать калды. Моннан тыш, Камил хәзрәт Марат Готыф улына Исламны кабул итүгә 1100-еллык уңаеннан чыгарылган һәм «Динсез милләт булмый» дип язылган махсус өс киеме бүләк итте.

Марат Әхмәтов очрашу ахырында, алга таба да бер фикердә, бер-береңә кирәк булып һәм бер максатны күз алдында тотып яшәргә һәм эшләргә чакырды. “Аның дине булса, теле дә саклана, теле булса, дине дә саклана”, - диде ул. Мөфти дә хуплап: “Милләт динебезне саклый, динебез милләтебезне саклый”, - дип, бик зур рәхмәт әйтте.

Марат Әхмәтов, әлеге очрашу ахырында журналистлар белән очрашып, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен җитәкли башлагач, татар телен саклау һәм үстерү белән бәйле проблемаларны тирәнрәк өйрәнергә туры килүен хәбәр итте. “Мөфти хәзрәт белән дә берничә тапкыр очрашып, без ул проблемалар һәм бурычлар турында сөйләшкән идек. Һәр очрашу нинди дә булса бер фикер тудыра. Бүгенге очрашу да алда бергәләп фикерләшкән һәм уйлашкан максатларның бер өлеше дип әйтергә кирәк”, - диде ул, бүгенге көндә рухи бушлыкны тутыру, туган телгә карата кызыксындыру чаралары булдыру, игътибар җәлеп итү кебек бурычлар белән эшләүләрен хәбәр итеп. “Без Диния нәзарәте, мөфти хәзрәтләре белән бик тиз уртак тел таптык, чөнки бурычлар, максатлар уртак, проблемалар бер үк. Без бергә шушы уртак максатта эшләргә килештек”, - дип ассызыклап үтте Марат Готыф улы.

Журналистлар белән әңгәмәсендә Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе бүгенге көндә конкурентлыкка сәләтлелек мәсьәләсенә игътибар итеп, татар телен белгән кешенең башка төрки телләрдә дә аралашу мөмкинлеген билгеләп үтте. Дини мирасыбызның татар телендә булуын, аны укыр өчен татар телен өйрәнү зарурлыгын белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана