Бер ай эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучылар саны 23 меңнән артып китте!

24 февраль 2021 ел 16:04
Бер ай эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучылар саны 23 меңнән артып китте!

Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән артып китте! Аларның 7,43% – 18-24 яшьтә, 37,1% – 25-44 яшьтә, 51,8% – 45 яшьтән алып 55 яшьтән өлкәнрәкләр.

Онлайн-мәдрәсә белән Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән: Башкортостанда, Мәскәү һәм Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәү шәһәрендә яшәүче шәкертләр кызыксыну белдергән. Моннан тыш, заманча белем бирү ресурсында ислам нигезләре буенча белемне Казахстандагы, Үзбәкстандагы, Кыргызстандагы, Азербәйҗандагы, Төркиядәге, Австралиядәге, АКШтагы, Германиядәге, Ирландиядәге, Канададагы, Финляндиядәге, Мисырдагы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге милләттәшләребез дә ала.

Татар онлайн-мәдрәсәсе – заманча уникаль гыйлем мәйданчыгы Татарстанда ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларын сыйфат ягыннан яңа югары дәрәҗәгә күтәрде. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче яки вакыты кысынкы булган милләттәшләребезгә башлангыч дини белем алырга ярдәм итәчәк. Яңа проект Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөфтияте һәм аның карамагындагы “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып була. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана