Нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты “Порядок совершения намаза” китабын нәшер итте

10 март 2021 ел 10:46
Нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты “Порядок совершения намаза” китабын нәшер итте

Мөселман кешесенең тормышында иң мөһиме нәрсә?! Әлбәттә инде, аның Раббыбыз Аллаһы белән мөнәсәбәте. Һәм намаз – бу мөнәсәбәтләрнең төп күрсәткече. Шуңа күрә әлеге гыйбадәтне иң башыннан ук дөрес итеп башкарырга өйрәнү мөһим.

Намазны уңайлы һәм җайлы итеп өйрәтү максатыннан, Диния нәзарәтебезнең “Хозур” нәшрият йорты “Порядок совершения намаза” исемле китап бастырды. Моңа кадәр әлеге китап татар телендә нәшер ителеп, киң катлау укучыларыбызда кызыксыну уяткан иде.

Намаз – гыйбадәтнең мөһим төре, Исламның биш баганасының берсе, һәрбер мөэминнең бурычы. Ул кешеләр тормышында бик кыйммәтле роль уйный, кеше күңелендә күркәм әхлаклылыкка омтылышны, начарлыктан тыелуны  тәрбияли. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Кыямәт көнендә иң беренче соралачак нәрсә – намаз», – дип әйткән (Тирмизи, Әбү Давыд).

Җиңелчә аңлатылган, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртибен рәсемнәр белән күрсәтеп ясалган әлеге китап, сезнең шушы гыйбадәтне үти башлауда зур ярдәмлек булыр, дип өметләнеп калабыз.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36-нчы йорт.

Тел.: +7 960 072-74-63

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14-нче йорт.

Тел.: +7 (966) 250-00-09

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана