Бүген, Рамазан-шәриф аеның 1-нче көнендә (13 апрельдә), Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгу башланды. Коръәнне уку көн саен сәгать 11.00-дә башлана һәм өйлә намазына кадәр дәвам итәчәк. Җүзләрне Татарстанның Коръән хафизлары башкара. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”.
Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу башланды
13 апрель 2021 ел 11:23
Соңгы яңалыклар
Зәй мөхтәсибәтендә Таҗетдин Ялчыгол укулары һәм Т.Ялчыгол исемендәге район Үзәк мәчетенең 30 еллык юбилее үтте
14 август 2024 ел 17:21
Республика балалар клиник хастаханәсе янында урнашкан “Әбүгалисина” мәчетенә ай куелды
13 август 2024 ел 14:54
Игътибар! ТР МДН Savdo компаниясе хезмәтләрен хуплау турындагы мәгълүматны кире кага
12 август 2024 ел 23:12
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы