Мөфти Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек утырышында Нәзарәтнең тәкъдимнәрен яңгыратты

05 июнь 2021 ел 13:11
Мөфти Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек утырышында Нәзарәтнең тәкъдимнәрен яңгыратты

Бүген, шәүвәл аеның 24 нче көнендә (5 нче июньдә), Шәһре Болгарда дин кардәшләребез һәм илебезнең дистәләгән дини оешма җитәкчеләре катнашында Изге Болгар җыены узды. Җыен кысаларында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча утырыш узды.  Киңәшмә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллин җитәкчелегендә узды. Очрашуда РФ Президентының дини оешмалар белән багланышлар буенча Департамены җитәкчесе Евгений Еремин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, министрлар, ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Дини оешмаларны Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов, Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов һ.б. бар иде.

Утырышны ачып җибәреп, Марат Шакирҗан улы 1100 еллыкны федераль дәрәҗәдә үткәрү ниятләнүен, чаралар планына тәкъдимнәр җыелуын искәртте. 

“Төп чаралар Татарстан территориясендә узачак. Шулай ук Мәскәүдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә чаралар каралган. Әлеге вакыйганың тарихи әһәмиятен исәпкә алып, бәйрәмне әзерләүдә илнең үзәкләшкән барлык мөселман дини оешмалары актив катнашыр, дип ышанам”, – диде ул.

Әйтергә кирәк, Татарстан мөфтияте юбилейны көтеп алып, аны хуплап, җиң сызганып беренчеләрдән керешүче дини оешма булды. 

Бу хакта конкрет мисаллар һәм тирән эчтәлекле дәлилләр китереп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде һәм нәзарәтнең бәйрәмне уздыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, нәзарәт 1100-еллык уңаеннан төзелгән барлык эш планын 5 төп юнәлеш нигезендә алып барырга ниятли. Болар – Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге башлангычлар; мультимедиалы чаралар; фәнни-дини проектлар; күргәзмәләр; яшьләр өчен проектлар. 

Әйтергә кирәк, мөфти Камил хәзрәт авызыннан яңгыраган тәкъдимнәр Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тарафыннан хупланды һәм яклау тапты. Утырышта шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Кырым Республикасы һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әмирали хәзрәт Аблаев һәм башкалар чыгыш ясады.

“Чыннан да, Болгарда соңгы дистә елларда мәдәни мирасны саклау буенча зур эш башкарылды. Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын лаеклы дәрәҗәдә уздыру өчен җитди нигез бар.  Россия Хөкүмәтенең ярдәме белән республиканың мондый бурычларны үти алмавы мөмкин түгел. Бу юнәлештә Татарстан Диния нәзарәтенең хезмәтләре таяныч була алыр, мөфти Камил хәзрәтнең тырышлыкларын күрәбез,” – дип Минтимер Шәймиевның чыгышы ихлас теләкләре белән төгәлләнде.

Киңәшмәне Марат Шакирҗан ул тәмамлады. Ул чыгышларга һәм тәкдимнәргә йомгак ясап, җаваплы затлар алдында конкрет бурычлар куйды, мөфтиләрне төбәкләрдәге хәл ителмәгән мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр белән чыгарга чакырды һәм ярдәм күрсәтергә ышандырды.

Аннары кунаклар Изге Болгар җыенының рәсми ачылышында чыгыш ясады, өйлә намазын укыды һәм төшке ашта катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана