Татарстан мөфтие Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары белән очрашты

02 июль 2021 ел 14:05
Татарстан мөфтие Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары белән очрашты

Бүген, Зөлкәгъда аеның 22 нче көнендә (2 нче июльдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Александр Михайлик булды. Биредә ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин белән очрашты.

Александр Георгиевич мөфти хәзрәтләре белән Бөек Җиңүнең 85 еллыгына «Җиңү наркомнары» китаплар сериясен бастырып чыгару һәм аның бер томын мөселманнарның һәм Диния нәзарәтенең Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә керткән өлешенә багышлау планнары белән уртаклашты.

30 томнан торган серияне эшләү һәм бастырып чыгару белән Федераль казначылык шөгыльләнә. Әлеге сериянең бер томы Бөек Ватан сугышында мөселманнарның һәм Диния Нәзарәтенең җиңүгә керткән өлеше, мөфти Габдрахман Рәсүлевнең дин кардәшләребезне фашизмга каршы көрәшүгә мобилизацияләүдәге роленә багышланачак.  

Александр Михайлик, Федераль казначылыкка әлеге томны әзерләүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап, Камил хәзрәткә мөрәҗәгать итте.Камил хәзрәт әлеге проектны хуплады һәм, мөселманнарның Бөек Ватан сугышында тоткан урынына игътибар биргәне өчен, кунакка рәхмәт әйтте һәм мөфти Габдрахман хәзрәт Расүлевнең Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында тәфсилләп сөйләде. Ул 1942 елда фашистлар Германиясенә каршы бөек сугыш турында фәтва чыгарган һәм танк колоннасын төзүгә үзенең 50 мең сум акчасын биргән. Бу хакта шул елларда дөнья күргән газеталардагы мәкаләләр сөйли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана