Мәскәү-Казан видеокүпере: “Татарстанда Корбан гаете коронавируска каршы чаралар күреп үткәреләчәк”

14 июль 2021 ел 16:30
Мәскәү-Казан видеокүпере: “Татарстанда Корбан гаете коронавируска каршы чаралар күреп үткәреләчәк”

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 4нче көнендә (14нче июльдә), Мәскәүдә “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгында якынлашып килүче Корбан бәйрәменә багышланган онлайн-конференция узды. Татарстан Республикасын анда ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тәкъдим итте. Очрашуның төп спикеры булып Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов торды. Шулай ук Мәскәү өлкәсе мөселманнарының мөхтәсибәт җыены имам-мөхтәсибе Денис хәзрәт Мөхетдинов, Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, Кырым мөселманнары мөфтиенең урынбасары Әсәдуллах хәзрәт Баиров һәм Дагыстан Республикасы мөфтиенең ярдәмчесе Әхмәд хаҗи Надырбегов чыгыш ясады.

Беренче чиратта, Әлбир хәзрәт халыкара мәгълүмат агентлыгында төп мөселман бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гатенең тарихы һәм аның асыл мәгънәсе турында сөйләде һәм быел пандемиягә бәйле рәвештә дөньяның төрле почмакларында бәйрәмне, урыннардагы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, төрлечә үткәрәчәкләрен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, РФ төбәкләрендәге вәзгыять шулай ук төрле. Бу уңайдан интернет-конференция кысаларында мөселманнарның дини идарәләре вәкилләре пандемия шартларында Россия төбәкләрендә Корбан бәйрәмен оештыруның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Татарстан Республикасында гаеткә әзерлек һәм аны уздыру буенча Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов аңлатма биреп узды:

– Татарстанда Корбан бәйрәме коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын күреп үткәреләчәк. Барлык мәчетләрдә һәм корбан чалу урыннарында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри булачак. Кагыйдәләргә түбәндәгеләр керә: шәхси саклану чаралары (медицина битлеге яисә респиратор), шәхси намазлык куллану, шулай ук кешеләр арасында 1,5 метр буш ара калдыру.

Аннары хәзрәт намаз вакытында мәчеткә халыкны сыйдыру мәсьәләсенә аңлатма биреп узды:

– Мәчетләргә берьюлы күп дигәндә 100 кешенең кереп намаз укуы рөхсәт ителә. Гаеткә килгән барлык кешеләр дә мәчеткә сыеп бетә алмаган очракта, ишегалдында ачык һавада бәйрәм вәгазен тыңлап, гает намазын уку мөмкин булачак. Моңа кадәр Нәзарәт өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлегенә зыян килүдән куркучыларга җәмәгать урыннарына, шул исәптән гает намазына барудан тыелып торырга киңәш иткән иде.

Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибеннән тыш, спикерлар корбан чалу гамәле, корбан итләрен тарату, милләтара һәм динара татулык һ.б. турында сөйләделәр. Очрашу барышында шулай ук Россия төбәкләрендә мәчетләр җитмәү проблемасына аерым игътибар бирелде. Альбир хәзрәт бу мәсьәләдә Татарстан һәм Башкортстанны уңай бәяләде, аларда мөселманнар өчен зур мәчетләр төзелү һәм бу тәҗрибәне илнең башка төбәкләренә дә, шул исәптән Мәскәүдә дә файдаланачагына ышанычын белдерде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана