Бүген, зөлхиҗҗә аеның 5нче көнендә (15нче июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» халыкара икътисади саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Утырыш «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисади саммиты буенча фикер алышуга багышланды, әлеге чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. Саммит эшендә катнашу өчен Казанга дөньяның 48 иленнән делегатлар киләчәк. Саммит кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Russia Halal Expo 2021 хәләл индустриясе күргәзмәсен оештырачак.