Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех Сәйф ибне Әли әл-Асри белән очрашты

22 июль 2021 ел 14:10
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех Сәйф ибне Әли әл-Асри белән очрашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 12нче көнендә (22нче июльдә), Татарстан мөфтиятендә танылган ислам галиме, фикыһ һәм фикыһ ысулы, гакыйдә буенча белгеч, шәригать фәннәре докторы, Болгар ислам академиясе мөгаллиме Сәйф ибне Әли әл-Асри булды. Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Беренче чиратта, шәех һәм мөфти бер-берсен Корбан бәйрәме белән тәбрикләде. Аннары шәехләр Россиядә һәм дөньяда дини өлкәдәге вакыйгалар һәм яңалыклар, Корбан гаетен уздыруның быелгы үзенчәлекләре турында сөйләште. Шулай ук Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең соңгы казанышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Кунакны аеруча Коръәннең “Казан басмасы”н хәзерге компьютер шрифты нигезендә басмага әзерләү кызыксындырды. Әлеге шрифт мөфтият тарафыннан шул ук исемдәге аутентик типографик оттискысыннан ясап цифрлаштырылды. Моннан тыш, очрашу вакытында Камил хәзрәт һәм шәех Сәйф Асри берничә фәнни-дини, аеруча бидгатькә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты. Мөфти хәзрәт чит ил галимен татар-мөселман галимнәренең моңа кагылышлы кайбер карашлары белән таныштырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана