2021 елның 22 июлендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында Россия Федерациясе Президенты администрациясенең Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Вылегжанин һәм Россия Федерациясе Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин булды.
«Хозур» нәшрият йортында кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатып йөрде. «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин аларны Россиянең иң эре мөселман медиахолдингларның берсе урнашкан тарихи бина белән таныштырды, күпкырлы эшнең өстенлекле юнәлешләре һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты мөмкинлекләре турында сөйләде.
Кунаклар «Хозур» медиахолдингы эшчәнлеген югары бәяләде һәм киләчәктә уңышлар теләде.