Мөфти Нәзарәттә “Ногайлар” фонды җитәкчесе белән очрашты

23 июль 2021 ел 17:00
Мөфти Нәзарәттә “Ногайлар” фонды җитәкчесе белән очрашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендә (23нче июльдә), Нәзарәттә “Ногайлар” фонды рәисе Шамил Аджигайтаров һәм әлеге фондның вәкилләре Джем Арслан һәм Омер Чимен булды. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Җитәкчеләр Мөслимдә узган XI Бөтенроссия авыл Сабан туенда танышып, хезмәттәшлек алып бару юлларын билгеләгәннәр иде. Бүген исә Нәзарәттә шул уңайдан очрашу узды. “Ногайлар” фонды рәисе Шамил Аджигайтаров фондның оешу тарихы, эшчәнлеге, төп юнәлешләре хакында сөйләп үтте. Ул татарлар белән тарихи элемтә көчле булуын, дуслык җепләрен ныгытырга кирәклеген әйтте. 9 ел дәвамында эшләп килүче “Ногайлар” фонды Дагыстан Республикасының Ногай районында урнашкан, оешманың вәкиллекләре ногайлар яшәгән төбәкләрдә хезмәт кыла, мәдәни, тарихи, дини юнәлештә эш алып бара. Шамил Аджигайтаров киләчәктә Татарстанда ногайлар исеменнән ифтар ашлары үткәрү, үзәк магистральләрдә мосафирлар өчен намаз уку урыннары булдыру буенча теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук хәйриячелек юнәлешендә Нәзарәтнең “Зәкят” фонды белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеге өчен Камил хәзрәткә рәхмәтен белдерде. 

Үз чиратында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанга һәм татар милләтенә карата күрсәтелгән ихтирам, җылы мөнәсәбәт, яхшы теләкләр өчен рәхмәтен җиткерде, мөфтиятнең эшчәнлеге, татар дин галимнәренең гыйбрәтле сүзләре, төп хезмәтләре белән таныштырды. Очрашу бүләкләр алмашу белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана