Казанда Халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе – «RUSSIA HALAL EXPO» узачак

27 июль 2021 ел 11:44
Казанда Халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе – «RUSSIA HALAL EXPO» узачак

28-29 июль көннәрендә Казанда ел саен узучы Халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе – «RUSSIA HALAL EXPO» үтәчәк. Үткәрелү урыны – “Казан экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге.

Быел еүргәзмәнең мәйданы 5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк. “RUSSIA HALAL EXPO 2021” күргәзмәсенә төрле өлкәләр буенча үз продукциясен 60 экспонент тәкъдим итәчәк: азык-төлек һәм туклану, медицина һәм фармацевтика, косметика һәм химия сәнәгате, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык, күпләп һәм ваклап сату, мәгълүмати технологияләр, финанслар һәм инвестицияләр, киң кулланылыштагы товарлар.

Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләр өчен мастер-класслар үткәрү урыны әзерләнгән: биредә татар ашларын әзерләү серләренә, яулык бәйләргә, полимер кызыл балчыктан бизәнү әйберләре ясарга һ.б. өйрәтәчәкләр. Интерактив зонада “Бай” уены үткәреләчәк – ул ислам карашы буенча төзелгән һәм күпләргә билгеле “Монополия” уены аналогы булып тора. Шулай ук теләге булган һәр кеше конференц-залдагы сессияне карый ала.

Күргәзмәгә барлык теләүчеләр чакырыла. Аны барып күрү өчен Казаннан “Камал театры – Җиңү проспекты – ЭКСПО үзәге” һәм “ЭКСПО үзәге – Җиңү проспекты – Камал театры” машрутлары буенча махсус шаттллар йөриячәк. Аларның расписаниеләре белән kazansummit.ru сайтында танышырга мөмкин. 

RUSSIA HALAL EXPO халыкара күргәзмәсе Россия Федерациясендә хәләл индустрия өлкәсендә иң зур күргәзмәләрнең берсе булып тора һәм Россия төбәкләренең ислам дөньясы илләре белән сәүдә, икътисади, социомәдәни элемтәләрен үстерү, икътисадның "хәләл" сегменты потенциалын тәкъдим итү, Россия һәм чит ил хәләл хезмәт күрсәтүләргә бәя бирү максатыннан уздырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы