Нәзарәттә Казахстан мөфтияте вәкилләре булды

27 июль 2021 ел 15:14
Нәзарәттә Казахстан мөфтияте вәкилләре булды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 17нче көнендә (27нче июльдә), Татарстан мөфтиятендә Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Ершат кажый Онгар җитәкчелегендәге делегация булды. Делегация составына шулай ук Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарт буенча комитет җитәкчесе Айбек Аташев, Казахстан мөфтиятенең баш хисапчысы Лаура Байжарасова керде.

Мөхтәрәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Иң әүвәл аларны Татарстан мөфтиятенең пандемия чорында алып барылган эшчәнлек тәҗрибәсе белән кызыксынды. Алга таба Камил хәзрәт Нәзарәт тарафыннан Коръәнне өйрәнү, медиа, социаль хезмәт буенча алып барылган эшчәнлек хакында таныштырып узды. Әңгәмә барышында мөфти “Хозур ТВ” телеканалы, “Азан” радиосы, “Шура” журналының төп үзенчәлекләрен билгеләде, нәшрият тарафыннан смартфоннар өчен эшләнгән мобиль кушымталарны күрсәтте. Һәрбер төбәк өчен намаз вакытларын эшләп чыгару, татар телендә белем бирүче онлайн-мәдрәсә проекты, мәчетләрдә алып барылучы татар теле дәресләре кунакларда шулай ук зур кызыксыну уятты.

Казахстан вәкилләре “Хозур” нәшрияты китапларын карады, нәзарәтнең хәйрия, хәләл, нәшрият өлкәсендә хезмәт куючы белгечләре белән аралашты. Камил хәзрәт кунакларның һәрберсенә “Калям Шариф. Перевод смыслов” һәм башка яңа китапларны истәлеккә бүләк итеп бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана