Татар халкы Әлмирә ханым Әдиатуллина белән хушлашты

27 июль 2021 ел 16:42
Татар халкы Әлмирә ханым Әдиатуллина белән хушлашты

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 17 көнендә (27 июльдә), татар халкы үзенең мәшһүр вәкиле, горурлыгы һәм йөз аклыгы — күренекле шәхес, танылган җәмәгать эшлеклесе, “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе, атаклы журналист, редактор, илебез мөселманнарының хокукларын яклаган һәм милли яңарышның чишмә башында торган Әлмирә апа Әдиатуллина белән хушлашты. Әлмирә ханым 83 яшендә бу дөньядан китеп барган. Җеназа намазы Казанның Самосырово бистәсендәге мөселман зиратында үтте. Аны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды. Әлмирә апаны соңгы юлга туганнары, якыннары, коллегалары, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм аның киткәненә ихластан кайгырган гади мөселманнар килде. 

Намаз алдыннан җыелган халык Әлмирә ханым турында җылы хатирәләр белән уртаклашты. Туганнары һәм якыннары, дуслары аны үз тормышларының маягы дип атады, чиксез хезмәт сөючәнлегенә һәм сайлаган һөнәренә тугрылыгына сокланды, һәр эшендә үҗәтлек күрсәтүен, аны җиренә җиткереп башкаруын, карашларында нык торуын, эчкерсезлеген искә алды. Үткән гасырның 90нчы елларында ул массакүләм мәгълүмат чараларында беренчеләрдән булып ислам турында һәм мөселманнарның проблемаларын күтәреп мәкаләләр яза башлаган. Бүген җеназага җыелган дин кардәшләр Әлмирә апаның иң зур казанышын да билгеләп үтте — аның тырышлыгы белән Россия мөслимәләре паспортка яулык киеп фотога төшү хокукына ия булды. 

Аллаһы Тәгалә Әлмирә ханымны Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын, урынын оҗмахтан итсен иде. Амин. 

Әлмирә Әдиатуллинаның вафаты сәбәпе, Татарстан мөфтие кайгы уртаклашты һәм милләттәшләрне аның өчен Раббыбызга догада булырга чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана