Мөфти хәләл стандарты буенча аккредитация ясаучы Төркия дәүләт оешмасы җитәкчесе белән очрашты

28 июль 2021 ел 14:39
Мөфти хәләл стандарты буенча аккредитация ясаучы Төркия дәүләт оешмасы җитәкчесе белән очрашты

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 18 көнендә (28 июльдә), Казанда «Казан экспо» үзәгендә “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2021” XII Халыкара икътисади саммиты үз эшен башлап җибәрде. Биредә, саммит мәйданчыгында, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәләл стандарты буенча аккредитация ясаучы Төркия дәүләт оешмасы җитәкчесе Җәфар Сойлу белән очрашты. Очрашуда шулай ук SMIIC (Ислам хезмәттәшлеге оешмасының стандартлар һәм метрология институты) генераль директоры Ихсан Овют һәм Татарстан Диния Нәзарәтенең хәләл стандарты буенча Комитет рәисе Габбас хәзрәт Кадыйров катнаштылар. 

Эшлекле очрашу төрек кардәшләр тәкъдиме белән ТР МДН, хәләл стандарты буенча аккредитация ясаучы Төркия дәүләт оешмасы, SMIIC һәм Диния Нәзарәтенең хәләл стандарты буенча Комитеты арасында хезмәттәшлекне урнаштыру максатыннан оештырылды. Багланышлар халыкара аккредитация һәм хәләл продукцияне чит илләргә чыгару мәсьәләләрендә каралды. Мисал өчен, Төркия кунаклары Татарстан комитеты белгечләрен халыкара стандартлар һәм халыкара аккредитация буенча укытырга әзерлеген белдерде. Җитәкчеләр шулай ук хәләл продукциянең экспорты, сертификация уздыручы оешмаларның мөфтиятләр белән багланышлары, хәләл продуктларның сыйфатын лаборатория шартларында тикшерү һ.б. шундый сорауларны да карады. 

Төрек делегатлары үзара файдалы шартларда хезмәттәшлеккә өметләнеп калдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана