Узган ял көннәрендә Чистайда үткән Корбан бәйрәме уңаеннан зурлап балалар бәйрәме оештырылды. Әлеге чараны Чистай мөхтәсибәте “Нур” мәчете янәшәсендә үткәрде. Бәйрәмгә 200гә якын кеше килде.
Катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит Галимов, шулай ук кунаклар – Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Халит Гарифуллин катнашты.
Балалар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы мәйданчыклар оештырылды. Шулар арасында: хәйрия ярминкәсе, Сабантуй, көрәш, интерактив викторина, иҗади мастер-класслар, флешмоб һәм башкалар. Бәйрәм ахырында һәр бала бүләк алды. Аннары барлык килүчеләрне тәмле пылау белән сыйладылар.
Чистай мөхтәсибәте әлеге бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән барлык иганәчеләргә, волонтёрларга рәхмәтен җиткерә.