Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе кысаларында Татарстанның күпләгән дистә мохтаҗ гаиләсен колачлау ниятләнә. Фонд акцияне август башында игълан итте.
Акция Татарстанның күп балалы, азкеремле һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыярга ярдәм итәчәк. Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез булып кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керә.
Әгәр сезнең бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 2202 2004 8668 4499 (Динар Дамирович З. – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.
Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».
Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!