Яңа бистәнең беренче мәчете тарихы
Иске таш мәчете – Казанның Яңа Татар бистәсендә төзелгән беренче мәчетләрнең берсе. Ул үзенең күпгасырлык тарихында бер тапкыр да исемен үзгәртмәгән.
Гыйбадәт бинасы үзе шул чордагы татар төзелеш сәнгатенә хас стильдә салынган, ягъни манарасы түбәдә урнашкан.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бинаның фасады классицизмның иң яхшы архитектура традицияләрендә ясалган. Түбәнең үзәк өлешенә урнашкан өч катлы манара моның ачык мисалы.
Мәчет бинасы ике каттан, ир-атлар һәм хатын-кызлар залыннан тора.
Мәчет Яңа Татар бистәсенең иҗтимагый үзәге булып хезмәт иткән, анда башлыча эшче һөнәр вәкилләре яшәгән.
XIX гасырдан биредә Әмирхановлар династиясе вәкилләре хезмәт иткән. Алар арасында күренекле дин белгече һәм тарихчы Хөсәен Әмирхан (1847-1889 елларда мәчет имамы булган); аның улы, мәгърифәтче һәм реформатор Мөхәммәтзариф Әмирхан (1875-1921 елларда мәчеттә җитәкче вазифасын башкарган).
Бу мәшһүр руханиның гаиләсендә танылган татар язучысы Фатих Әмирхан дөньяга килә. Өстәвенә, «Иске Таш» мәчетендә 1893-1932 елларда икенче, аннары өлкән мулла вазыйфаларын шагыйрь Мөхәммәтсадыйк Иманколый башкара.
Мәчетнең беренче реконструкциясе 1830 елда башкарыла. Бер гасырдан бина Үзәк сайлау комиссиясенең коммунистлар партиясе карары белән ябыла. Шуннан соң гыйбадәт кылу корылмасы сәнгать мәктәбе сыйфатында файдаланыла.
Берникадәр вакыттан соң мәгариф учреждениесе янәшәдәге яңа бинага күчә, ә мәчет склад итеп файдаланыла. Бары тик 1994 елда гына Иске Таш мәчет мәхәлләгә кайтарыла.
Икенче сулыш
Кызганыч ки, бүген Иске Таш мәчет реставрация ясауга мохтаҗ. Әлеге мөмкинлек мөселман гыйбадәтханәсе федераль әһәмияттәге һәйкәл буларак Росимущество балансына күчкәч барлыкка килде. Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милли эшләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов сөйләгәнчә, Казанда Иске Таш мәчеткә охшаш мәчетләр бик аз. “Бу мәчет бүген – федераль әһәмияткә ия объект. Иске Таш мәчете өчен мондый статус бик мөһим, шул рәвешчә реконструкциягә федераль акчаларны җәлеп итәргә мөмкин”, – дип ассызыклады депутат.
Гыйльметдинов сүзләренә караганда, эш “Тарихи хәтер” проекты кысаларында башкарыла. “Үз вакытында без Апанай мәчете белән шул рәвешчә эш алып бардык, узган ел Әҗем мәчетен торгыздык – ул шәһәребезнең һәм республикабызның иң матур мәчетләренең берсе. Бүген тарихи әһәмияткә ия, үзенчәлекле Иске Таш мәчетендә масштаблы реставрация эшләрен башлап җибәрдек”, – дип ассызыклады депутат.
«Татар махсус фәнни-реставрацияләү идарәсе» АҖ төзекләндерү оешмасы инде 30 миллион сум күләмендә беренче траншны алды һәм эшкә кереште. Реставрация эшләре проектын әзерләү барышында тарихи материаллар эзләү белән шөгыльләнгән архитекторлар, белгечләр җәлеп ителде, китаплар һәм фотосурәтләр өйрәнелде. Бөтен команданың төп бурычы – мәчетне беренчел кыяфәтенә китерү.
Совет чорында, алда әйтелгәнчә, биредә сәнгать мәктәбе эшләгән һәм шул вакытта ясалган бүлемнәр калган. Мәсәлән, гомуми һәм кече гыйбадәт заллары сыйныфларга бүленгән, шуңа күрә күп халык катнашында җомга вәгазен үткәрү мөмкин түгел. Бәйрәм намазын шулай ук сыйныфларның һәм коридорларның тар булуы аркасында үткәрү мөмкин түгел. Реставрация эшләренә барлыгы 140 миллионнан артык артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Ни өчен соң шундый зур күләмле эшләр билгеләнгән? Шуны аңларга кирәк, мәдәни мирас объектлары, реставрация, реконструкция белән бәйле бар нәрсә дә җентекле эш таләп итә. “Бу җитди эш, ул зур финанс чыгымнарын таләп итә. Әмма реставрация эшләренә барлык ресурслар да федераль бюджеттан каралган”, – дип нәтиҗә ясады спикер. Барлык эшләр дә 2023 елга тәмамланырга тиеш.
Инде башланып киткән эшләрнең беренче этабы ике зал урнашкан беренче катны реставрацияләүне үз эченә ала. Бу хакта “Татар махсус фәнни-реставрация идарәсе” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Хөснетдинов сөйләде. “Аннары фундаментны ныгыту, гидроизоляция чаралары буенча эшләр көтелә. Кышын мәчет төзелеш җайманмалары белән капланачак, чөнки фасад әлегә кадәр өйрәнелмәгән иде”, – дип планнары белән уртаклашты спикер. Мәчет янындагы территорияне комплекслы үстерүгә килгәндә, бу инде эшләрнең икенче этабы. Биредә республика хөкүмәте, мөфтият, шәһәр хакимияте белән фикер алышу көтелә. Бу мәчетнең матурлыгы әле тулысынча күренми, ә реставрация эшләре ике йөз ел элек булган бинага яңа сулыш бүләк итәчәк.
Әйе, Казан үсә, киңәя, күп кенә яңа объектлар барлыкка килә. Әмма тарихны онытмау, аны киләчәк буын өчен саклап калу мөһим. Иске Таш мәчет дини генә түгел, тарихи әһәмияткә дә ия. “Казанда, Татарстанда мондый тарихи һәйкәлләр бармак белән генә санарлык. Без бергәләп тәрбия функциясен, халык традицияләрен һәм туристлар кызыксынуын берләштергән тарихи мирасыбыз икенче сулыш алсын өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә тиеш”, – дип нәтиҗә ясады Илдар Гыйльметдинов. “Иске Таш” мәчете – күпгасырлык татар мәдәнияте архитектурасының уникаль һәйкәле генә түгел, ә манараның болгар мәдәният архитектурасы традицияләренә барып тоташкан үзенчәлегенә дә ачык мисал булып тора. Бу – татар халкының тарихы һәм без аны киләчәк буыннар өчен дә сакларга тиеш.
Автор: Илмира Гафиятуллина