Кичә, Мөхәррәм аеның 20 нче көнендә (28 сентябрьдә), Татарстан башкаласында TIMERMANның “Төнге Казан” йөгереше узды. Һәм кабат йөгерешчеләрнең берсе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды. Ул “Миллениум” күпере һәм Казанка буйлап Кремль дамбасы аралыгында 5 км юлны йөгереп узды.
Билгеле булганча, ул 2018 һәм 2019 елларда Казан милли ярыммарафоны кысаларында Камил хәзрәт 21,1 км дистанцияне йөгереп узды. 2019 елның язында «Казан марафоны»нда ул 42 км араны чапты. Шул ук елны Камил хәзрәт «Төнге Казан – 2019» йөгерешендә катнашты. 2020 елның 2 августында мөфти Казанда "ЗаБег.РФ" синхрон дистанцион йөгерүдә чыгыш ясады. Шул елның 8 августында Камил хәзрәт Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты кысаларында «Әлмәт триатлоны – TIMERMAN» стартларында ул финишка уңышлы килеп җитте. 2020 елның 12 сентябрендә Татарстан мөфтие Әлмәттә «TIMERMAN» ярыммарафонында 21,1 км араны йөгереп узды.