Кичә, Мөхәррәм аеның 24нче көнендә (1нче сентябрьдә), ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Чаллы шәһәрендә җәмигъ мәчет төзелеше барышы белән танышты. Әлеге чара өйлә намазыннан соң Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәр хәзрәт Гайфуллин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, җәмигъ мәчетнең төзелеш фонды директоры Уел Хөсәенов һәм мәчет төзелешендә үз көчләрен керткән шәхесләр катнашында узды.
Минтимер Шәрип улы мәчет төзелеше белән танышканнан соң эшләрнең барышы белән канәгать калды һәм төзүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.