Бөгелмә мөхтәсибәте активы Халыкара хәйриячелек көне алдыннан Бөгелмә районы иреклеләр берләшмәләре очрашуында катнашты. Очрашу "Игелекләр атнасы" акциясе кысаларында "Яшьләр сарае" үзәгендә узды.
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил Хөснетдинов мөхтәсибәтнең иреклеләр эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Мөхтәсибәт, Бөгелмә муниципаль районында иреклеләр хәрәкәтенә керткән өлеше өчен, район башлыгы Линар Закировның рәхмәт хатына лаек булды.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашты.