Татарстан мөфтие Казанның “Ярдәм” мәчетендә танылган журналист Әлмира Әдиатуллинаны искә алу мәҗлесендә катнашты

06 сентябрь 2021 ел 16:48
Татарстан мөфтие Казанның “Ярдәм” мәчетендә танылган журналист Әлмира Әдиатуллинаны искә алу мәҗлесендә катнашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 29 нчы көнендә (6 нчы сентябрьдә), “Ярдәм” мәчетендә күренекле журналист һәм танылган җәмәгать эшлеклесе Әлмирә апа Әдиатуллинаның вафатына кырык көн тулу мөнәсәбәтле искә алу мәҗлесе узды. Әлеге чарага мәрхүмәнең туганнары, якыннары, бергә эшләгән хезмәттәшләре җыелды. Мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм дин әһелләре, каләмдәш дуслары, иҗтимагый оешма вәкилләре Әлмирә апа Әдиатуллина турында җылы хатирәләре белән уртаклашты.

Мәҗлес “Ярдәм” мәчете имамы Абдуссабур хәзрәт Хәйретдиновның Коръән укуы һәм Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның дога кылуы белән башланып китте.

Камил хәзрәт, мәҗлестә сүз алып, Коръәннең “Һәрбер җан иясе үлемне татыячак” дигән аятен мисалга китереп, үзебездән соң нинди дә булса изге гамәл, якты эз калдырырга тиешлегебезне аңлатты. “Әлмира апа динебезнең каһарманы, батыры булды. Ул динебез, шәригать өчен тырышлык күрсәтте, үрнәк хатын-кыз булды. Әлмира апа үрнәгендә динебезгә файдалы булырга насыйп булсын!” – дип, Камил хәзрәт Әлмира Әдиатуллинаның мөслимәләргә яулык бәйләп фотосурәткә төшү өчен куйган тырышлыкларын искә алып үтте. 

Мөфти хәзрәт Татарстан Нәзарәтенең легендар шәхесебезне онытмавын, ул башлап җибәргән дини мәгърифәтчелек, дәгъват юлын, татар дини мирасын өйрәнү, хатын-кызлар белән эшләү, нәшрият юнәлешләрен дәвам итәчәге хакында белдерде. Мәҗлес вакытында Әлмира Әдиатуллина истәлегенә багышлап нәшер ителгән “Мөслимә” газетасының махсус саны таратылды һәм видеоролик күрсәтелде.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Һәр көнебезне күбрәк яхшылык эшләргә дигән нияттә булырга тиешбез”, – дип, Әлмира Әдиатуллинаның тырышлыгын, фидакарьлеген искә алды. “Арагыздан үткән кешенең фәкать яхшы ягын гына искә алыгыз” дигән хәдисне китереп, Җәлил хәзрәт Фазлыев мәрхүмәнең рухын яхшы сүзләр белән сөендерергә чакырды.

Әлмира апа Әдиатуллина 2013 елдан алып 2019 елга кадәр “Ярдәм” мәчетендә эшләде. 2019 елда,аягы сынып, урын өстенә калгач та, көр күңелле һәм көчле рухлы булып кала белде. “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов бүген Әлмира апаны бик яратуларын, аның “Ярдәм”дә зур эшләр башкаруын искә алды. “Ул үзе дә: “Динебез һәм милләтебез өчен горурланам”, – дип әйтә иде. Мәскәүгә кадәр барып, яулык мәсьәләсен ахыргача хәл итте. Аллаһ ризалыгы өчен дип яшәсәк, бөтенесен Аллаһы Тәгалә үзе җиңеләйтер. Әлмира апага Аллаһы Тәгалә югары җәннәтләрен насыйп итсен, – дип, Илдар хәзрәт хатирәләре белән уртаклашты.

Искә алу мәҗлесенә килүчеләр шулай ук Әлмира апа башлап җибәргән Коръән уку буенча “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен югары бәяләде, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак чиксез хезмәт сөючәнлегенә һәм сайлаган һөнәренә тугрылыгына соклануларын белдерде. Әлмира Әдиатуллина узган гасырның 90 нчы елларында ул массакүләм мәгълүмат чараларында беренчеләрдән булып ислам турында һәм мөселманнарның проблемаларын күтәреп мәкаләләр язды. Әлмирә апаның иң зур казанышларының берсе булып аның тырышлыгы белән Россия мөслимәләренең паспортка яулык киеп фотога төшү хокукына ия булу тора. Аллаһы Тәгалә Әлмирә ханымны Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын, гөнаһ, хата-кимчелекләрен гафу итеп, соңгы урынын җәннәт түрләрендә насыйп әйләсен. Әмин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана