Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм коллективы, Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм имамнары, Әлки районында күп еллар имам-мөхтәсиб булып хезмәт иткән Исламетдин хәзрәт Сәләхетдин вафат булуы сәбәпле, аның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгаләдән аларга бу югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйбыз. Раббыбыздан хәзрәтнең гөнаһларын ярлыкасын, аны рәхим-шәфкатеннән ташламасын, урынын оҗмахтан итсен иде, дип дога кылабыз. Амин.
إنا لله وإنا إليه راجعون
“Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз”.