Сәфәр аеның 9нчы көнендә (16 сентябрьдә) Чистай мөхтәсибәтендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы узды. Җыелыш эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук район башлыгы Дмитрий Иванов һ.б. катнашты.
Көн тәртибендәге төп сораулар булып алдагы 4 елга Диния Нәзарәте Президиумы, Голамәләр, Казыйлар, Аксакаллар Шураларының яңа составларын сайлау торды. Пленум бертавыштан аларны яңартты.
Шураларның составлары белән кушымтадан танышып була.
25 КБ